Арский муниципальный район

@id1609009523_gos
Фото Шимбә көнне Казандагы Агросәнәгать паркында Арча муниципаль районы товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак🌾 Биредә районның иң яхшы хуҗалыклары һәм эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Шул уңайдан бүген ТНВ каналының «Таяну ноктасы» тапшыруында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин һәм «Игенче» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин булдылар. Алар якынлашып килүче ярминкә турында сөйләделәр һәм казанлыларны, башкала кунакларын арчалылар әзерләгән бай ассортимент белән танышырга чакырдылар. 📺 «Таяну ноктасы» тапшыруын карамый калмагыз! Ул иртәгә, 17 сентябрь көнне, ТНВ каналында кичке сәгать 7дә эфирга чыгачак.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал