Музей "КАЗАН АРТЫ"
Бик тиздән XI Районара Мәһдиев укулары үткәреләчәк. Шул укуларда катнашырга теләк белдергән Ясминә Хөсәенова музейга дәү әнисе, әтисе белән берлектә килде. Кыскача экскурсия белән танышкач, язучының балалар өчен язылган кыска хикәяләре буенча әңгәмә корып алдык, фикерләр белән бүлештек. Ясминәнең Мәһдиев укуларында катнашуы аның татар әдәбиятына кызыксынуын арттыра, белемен баета, фикерләвен, иҗади сәләтен үстерә.Ясминәгә уңышлар телим!
#АрскКультура
#МәһдиевМузее
#КазанАртыМузее Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал