Әт
Әтнә театры официаль төркеме
Театрыбызда яңа спектакль өстендә эш башланды! Аны сәхнәгә Россиякүләм күренекле режиссер Дамир Сәлимҗанов куя. Ул нәсел тамырлары белән якташларыбыз - татар театрының танылган режиссерлары Хәким һәм Марсель Сәлимҗановларга барып тоташа.
Спектакль 2027 ел башында дөнья күрәчәк.
Дамир Хәлим улы Сәлимҗанов - "Парафраз" Глазов драма театры режиссеры, Удмуртия Республикасының атказанган артисты һәм сәнгать эшлеклесе, Владимир Рубанов исемендәге премиянең беренче лауреаты. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал