Балтасинский муниципальный район РТ
Балтач үзәк китапханәсендә иҗат сөючеләр өчен матур очрашу узды.
Сәбәбе – Татарстан китап нәшрияты яңа, масштаблы «Татар китабы» бәйгесен башлап җибәрә!
Очрашуда Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар Ләйсән Миннуллина, Галимҗан Гыйльманов, Рәмзия Шакирова, Луиза Шарова, Рөстәм Насыйбуллин, райондашыбыз Рәҗәп Бәдретдинов катнашты.
Китап язу турында, авторлар белән аралашуга корылган чарада әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр катнашты.
Нәшрият хезмәткәрләре һәм язучылар эчтәлекле, бай мәгълүматлы чыгыш ясап, «Татар китабы-2026» әдәби конкурсы турында тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал