Балтасинский муниципальный район РТ
1нче октябрь көнне Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсының зона этабы узды.
Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче халык театры коллективы икенче турга үтеп, Риза Ишморатның «Кайту» драмасы буенча куелган спектакльне мәртәбәле жюри әгъзаларына тәкъдим итте.
Быел бәйге Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Зона караулары нәтиҗәләре буенча киләсе этапта катнашу өчен иң яхшы 12 спектакль сайлап алыначак. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал