Хөрмәтле өлкәннәребез, ноябрь аенда үзләренең юбилейларын, туган көннәрен билгеләп узган Иске Салавыч авылында яшәүче Рауза Әшрафҗан кызы Латыйпова, Карадуган җирлегендә яшәүче Майшәрәп Галимулла кызы Вәлиева һәм Чепья авылында яшәүче Екатерина Егоровна Денисованы ихлас күңелдән бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Гомер агышын санап аккан һәр көн кешенең тормыш байлыгы ул. Аллаһ насыйп иткән гомер озынлыгында күркәм балачак, матур яшьлек елларын авыр михнәтләргә түзеп , бүгенге хәерле картлык көннәрен шөкерана кылып каршы ала алган өлкәннәребезгә алга таба да игелекле яшәеш телибез.
Сәламәтлек белән якыннарыгызның хөрмәтен тоеп, якты көннең һәрбер иртәләренә сөенеп яшәргә язсын сезгә!💐
Бәйрәм уңаеннан бүген тәмле ризыклар пешерергә дә өлгергәнсездер. Районкүләм бәйгедә…
28 һәм 29 нчы ноябрь көннәрендә Кукмара шәһәрендә «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп…
Сегодня в День Государственного флага Республики Татарстан провели замечательную акцию!…
Әниләргә дан җырлыйсы килә, Әниләргә рәхмәт укыйсы, Әниләрнең изгелеген аңлап,…
Любимые, дорогие мамы, поздравляю с прекрасным праздником! Своим сердечным теплом…