Тюлячинский муниципальный район

Кырларда - техника шавы

Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - җыю эшләре бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенннән 4 август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 4746 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.
Планга карата эш үтәлеше - 21%. Районның уртача тулаем икмәк кереме - 15200 тонна. Бер гектарга күчереп исәпләгәндә, 32 центнер иген уңышы туры килә. Бу күрсәткеч “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгында - 37,8, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә - 34,2, “Алан” акционерлык җәмгыятендә - 33,7 центер тәшкил итә. Бүген җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенчеләре көзге рапс культурасы чәчүгә кереште. Әлеге культураны алар 1451 гектар мәйданда игәргә планлаштыралар. Биредә көзге чәчү эшләре 5741 гектар мәйданда башкарылачак.

Тулырак: https://tulachi.ru/news/rayon-yaalyklary/i-1785846867

Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 1Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 2Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 3Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 4Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 5Кырларда - техника шавы Районыбыз кырларында тулы куәткә урып - — фото 6
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала Тюлячинский муниципальный район

Все публикации канала