Канал МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ

@id1629003294_gos
Фото 8«В» сыйныфында истәлекле һәм җылы чара узды. Әтиләр көне уңаеннан оештырылган «Әти сүзе — күңелнең күзе» исемле очрашуга укучыбыз Данилның әтисе Фердинанд әфәнде чакырылды. Очрашу бик эчтәлекле һәм дустанә рухта үтте. Фердинанд Фирдависович балаларга үзенең тормыш тәҗрибәсе, һөнәре һәм әти кешенең гаиләдәге роле турында бик кызыклы итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый очрашулар балаларда әтиләргә карата хөрмәт хисе тәрбияли.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал