Газета "Альметьевский вестник"

@id1644020738_gos
Видео 🌟 Мәдәният гәүһәре Һәр районның үз гәүһәрләре була. Алар калдырган мирасның әһәмияте еллар узган саен арта. Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йорты белән дүрт дистә елдан артык җитәкчелек иткән, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Икътисамов Җәүдәт Фәтхелисламовичның 85 еллык юбилее уңаеннан узган кичә моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслады. 🎉 Җәүдәт Фәтхелисламович үзенең иҗади эшчәнлеген Габдрахман авылы мәдәният йортында 1974 елда башлый. 44 ел дәвамында аның директоры һәм аккомпаниаторы була. «Өммегөлсем», «Сәрбиназ», «Авылым йолдызлары» ансамбльләрен оештыручы. Аның тырышлыгы белән «Авылым йолдызлары» җыр һәм бию ансамбле һәм «Сәрбиназ» фольклор ансамбле «Халык» исеменә лаек булдылар. Ансамбльләр смотрларда, халыкара, бөтенроссия һәм республика конкурс-фестивальләрендә актив катнаштылар. Җәүдәт абый Габдрахман авылының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга зур өлеш кертте. Эшендә зур уңышларга иреште: ул Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара, бөтенроссия, республика һәм төбәк конкурс-фестивальләре лауреаты. Аның оештыру сәләте һәрвакыт югары дәрәҗәдә булды, ә музыка коралында башкару таланты һәркем сокланырлык. Җәүдәт абый бүгенге көндә дә ул авыл тормышында актив катнаша һәм яшь буынга мәдәният өлкәсендә киңәшче булып тора. 💫 Юбилярны Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, район мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәридә Гатауллина, ветераннар советыннан Таһирә Шәйдуллина, авыл җирлеге башлыгы Ренат Мифтахов, авыл мәдәният йорты директоры Айдар Каримов, авылдашлары һәм якыннары котлады. 🤝 Без, «Альметьевский вестник» газетасы редакциясе, күпсанлы укучылар исеменнән Җәүдәт Фәтхелисламовичны күркәм юбилее белән тәбрик итәбез һәм якыннарының җан җылысын тоеп, бәрәкәтле озын гомер кичерүен телибез! 🌿 #Әлмәт #Габдрахман #Мәдәният #Юбилей #Татарстан #АтказанганХезмәткәр
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал