Уо
Управление образованием г.Бугульма РТ
Һәр елны республикабызда “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һәм тәрҗемәчеләр бәйгесе үткәрелә. Бәйгенең максаты - "2023 - 2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту.
Каләм тибрәтү дә, әдәбият, тел, сәнгать мәсьәләләре белән кызыксыну да нәкъ менә мәктәп яшеннән башлана бит. “Илһам” бәйгесе һәр ел саен үз канаты астына шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән яшь иҗатчыларны җыя.
18 нче февраль көнне Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицеенда бәйгенең муниципаль этабы узды. Конкурста 1,5,9,11,16 нчы мәктәпләрдән, 2 нче лицейдан, 7 нче гимназиядән, Татар Димскәй мәктәбеннән, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернаттан, Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясеннән 3-11 сыйныф укучылары катнашты.
"Яшь шагыйрь" (Гыйләҗева Илсөя, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей – интернат, 6 сыйныф укучысы), "Яшь прозаик" (Вакульчик Роман Валерий улы, Татар Димскәй төп гомуми белем бирү мәктәбе, 5 сыйныф укучысы), "Яшь тәрҗемәче" (Гарипова Камилә Илмир кызы, Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей – интернат, 10 сыйныф укучысы) номинацияләрендә җиңүче укучылар эшләрен зона этабына җибәрәчәкләр. Иҗади уңышлар сезгә!