adymnar-alabuga INFO
@id1646047982_gos
Фото Мәктәбебез китапханәсендә, татар теле атналыгы кысаларында, 4 нче Г сыйныфы укучылары өчен (укытучылары Семенова Н.Н., Комиссарова Ф.Г.) “Тукай әкиятләре эзеннән” дигән мавыктыргыч әдәби викторина уздырылды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадылар, сорауларга җавап бирделәр. Укучылар зур кызыксыну белән “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә һәм Сарык” әкиятләре буенча биремнәрне үтәделәр. Викторина аша балалар Габдулла Тукай әкиятләренең тылсымлы дөньясына сәяхәт кылдылар. Чара укучыларның әдипкә карата мәхәббәтен тагын да ныгытты, китап укуга омтылышларын арттырды. Китапханәче Гомәрова Сиринә апалары балаларны Тукай әкиятләре буенча күргәзмә белән дә таныштырды.Чара бар укучыларның да күңеленә хуш килде. В библиотеке школы в рамках недели татарского языка для учащихся 4-х классов (учителя Семенова Н.Н., Комиссарова Ф. Г.) была проведена увлекательная литературная викторина “По следам сказок Тукая”. В ходе мероприятия ребята посмотрели видеоролик о жизни и творчестве поэта, ответили на вопросы. Учащиеся с большим интересом выполнили задания по сказкам Тукая. Через викторину дети совершили путешествие в волшебный мир сказок Габдуллы Тукая. Мероприятие еще больше укрепило любовь читателей к писателю, повысило интерес к чтению. Библиотекарь Гумарова Сирина познакомила детей с выставкой по сказкам Тукая. Мероприятие понравилось всем учащимся. In the school library as part of the Tatar language week for 4th grade students (teachers Semenova N.N., Komissarov F. G.) a fascinating literary quiz "In the footsteps of Tukay's fairy tales" was held. During the event, the guys watched a video about the poet's life and work, answered questions. The students completed the tasks on Tukai's fairy tales with great interest. Through the quiz, the children made a journey to the magical world of Gabdulla Tukay's fairy tales. The event further strengthened the love of readers for the writer, increased interest in reading. Librarian Gumarova Sirina introduced the children to the exhibition of Tukai's fairy tales. All students liked the event.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал