М"
МАОУ "СОШ №21" г.Набережные Челны"
🖇️Бүген, 24 апрельдә, 21 нче санлы мәктәптә «Татарча диктант» акциясе узды. Чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2009 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 2013 елдан Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Вильям Шекспир исемендәге халыкара әдәби премия лауреаты шагыйрә Зөләйха Мөхит кызы Минһаҗева кунак булды.
Ул балаларны, диктант язарга килгән әти- әниләрне үзенең иҗаты белән таныштырды, иҗатка гашыйк укучыларга кыйммәтле киңәшләрен бирде. Чараның икенче өлешендә исә әти-әниләр һәм укытучылар өчен диктант язу оештырылды📝
✍🏻Татарча диктант ул - дәрес кенә түгел, ул безнең телнең матурлыгына, байлыгына тагын бер кат соклану, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен берләшү чарасы.
«Татарча диктант» акциясен оештыруда зур тырышлык куйган мәктәбебезнең уку- укыту һәм милли эшләр буенча директор урынбасары Шакирова Розалия Хиразетдиновнага рәхмәт белдерәбез❣️Аның оештыру сәләте, җаваплылыгы һәм туган телгә мәхәббәте аркасында акция югары дәрәҗәдә, матур һәм бердәм рухта үтте🙌🏻
🖇️Сегодня, 24 апреля, в школе №21 прошла акция «Татарский диктант». Почетной гостьей стала поэтесса Зулейха Минхаджева – заслуженный работник культуры Татарстана, член Союза писателей РТ и лауреат международной премии имени Шекспира. Она познакомила детей и родителей со своим творчеством, дала юным любителям поэзии ценные советы. Во второй части диктант организовали для родителей и учителей. Акция объединила всех, кто любит татарский язык. Отдельная благодарность организатору – заместителю директора по учебной и национальной работе Розалие Хиразетдиновне❣️
#МАОУСОШ21 #ТатарчаДиктант Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал