М"
МБОУ "СОШ №58" канал
@id1650084948_gos
Фото 📜«Татар малае» — Чаллыда ел саен үткәрелә торган матур бәйге. Аның төп максаты — балаларда туган телгә, илгә, шәһәребезгә, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау һәм аларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Быел безнең мәктәптән урта сыйныф укучылары арасындагы "Татар малае-2026" бәйгесендә 5а сыйныф укучысы Кәлимуллин Данияр катнашты. Аңа ике сайлап алу турын үтеп, финалда шундый ук сәләтле тугыз татар малае белән көч сынашырга туры килде. 🏆Татар малайлары түбәндәге сынауларны үтте: · Таныштыру: балалар үзләре, гаиләләре, мавыгулары, туган иле, шәһәре турында сөйләде · Сүз остасы: үз шәһәреңә мәдхия уку этабы · Интеллектуаль сынау: татар теле, әдәбияты, шагыйрьләребез юбилейлары, шәһәр, КамАЗ тарихы буенча сорауларга җавап бирү. Бу бәйгедә уңышлы чыгыш ясарга Даниярга сыйныфташлары да, әти-әнисе дә булышты. Димәк, «Татар малае» бәйгесе балаларда гына түгел, ата-аналарда да милли рухны күтәрүче мөһим вакыйга. 🏆Даниярны "Иң талантлы малай" номинациясендә жиңүе белән котлыйбыз! Әти-әнисенә, сыйныфташларына зур рәхмәтебезне житкерәбез!💐
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал