Мш
Многопрофильная школа №39
📌Бүген ,20 нче февраль көнне, безнең "39 нчы күп профильле мәктәп" тә "Җиңү кайтавазы - мәңгелек"дип аталган II нче региональ нәфис сүз бәйгесе үткәрелде. Бәйге укучыларның татар шагыйрьләре, язучыларының сугыш темасына багышланган иҗаты белән кызыксынуын арттыру, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре булдыру, сәләтле балаларны барлау, милли тәрбия бирү максатларын күз алдында тотты.
Бәйгегә републикабызның төрле төбәкләреннән 65 эш кабул ителде. Шулар арасыннан Яр Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән 26 укучы 2 нче этапка чакырылды.
Конкурсантлар шигырьләр һәм әсәрләрдән өзекләр укыды. Һәр номинациядә гран-при һәм 1 нче, 2 нче, 3 нче урыннар билгеләнде. Укучыларның чыгышларында образга керү дәрәҗәсе, уку сәнгатьлелеге, дикция, интонация жюри әгъзалары тарафыннан югары бәяләнде.
🎉Укучыларга иҗади уңышлар теләп, киләсе елда да бәйгебездә көтеп калабыз! Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал