Мечеть АЛТАН
🥞*Җомга коймагы*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
1️⃣0️⃣1️⃣дәрес: *Кыз үстерүнең ни өчен савабы зур?*
Пәйгамбәребез: *“Кемнең өч кызы, яки өч кыз туганы булса, яисә ике кызы, яки ике кыз туганы булса һәм ул аларга игелек кылса, Аллаһы каршында аларның хакын бозудан курыкса, аңа җәннәт булыр”,* - дигән (Тирмизи риваяте).
👧Кызлар үстерүнең савабы турында күп хәдисләр килә. Моның хикмәте нәрсәдә соң?Күрәсең, кыз бала үстерүнең, аны тәрбияләүнең үз авырлыклары бар.
Әмма, моның тагын бер ЗУР хикмәте бар: кыз баланы ата-анасы ничә еллар үстерәләр, яшьлекләрен, күпме көчләрен корбан итәләр. Буй җитүе була, каяндыр килгән бер егет кызыңның кулын сорый. Күз карасыдай кадерле балаңны хәләле итеп, үзе белән алып та китә.
❤️Йөрәк парәңне кияүгә ышанып тапшыргач, ул синеке түгел, иренеке инде. Хатын-кыз гомере буе иренә хезмәт итә. Менә шуңа күрә дә кыз баланы үстереп, хәләл ире кулына бирү иң зур, иң хәерле садака мисалы була.
👦Ә улларыбызга килгәндә, ир кеше хатынын, балаларын ничек кенә яратса да, аларга тырышып хезмәт итсә дә, дин кануннары буенча, аның өчен ата-анасы һәрвакыт беренче урында булачак.
Димәк, без улларыбызны - үзебез өчен, ә кызларыбызны чит кеше өчен үстерәбез, тәрбия кылабыз. Раббым ризалыгын өмет итеп, кызларын яратып, көч түгеп үстергән ата-ананы җәннәт бакчалары көтә...
🤲Йә, Раббым, улларыбызга һәм кызларыбызга тәүфыйк, иман байлыгы бир. Аларны туры юлдан алып бар, адашканнар юлыннан ерак йөрт.