Мечеть АЛТАН
@id1655259630_biz
🥞*Җомга (гает) коймагы* Әссәләмү галәйкүм, кадерле дуслар! 🙌 Гаетләребез мөбарәк булсын! Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, биргән садакаларыбызны кабуллардан кылсын.🤲 Әлеге бәйрәм халкыбыз телендә *Ураза гаете* дип йөртелә. Әмма пәйгамбәребез хәдисләрендә ул *“Гыйд әл-Фитр”* дип килә. “Ураза гаете” – ничектер: тыелу бәйрәме кебек килеп чыга (праздник говения). “Гыйд әл-Фитр” – ифтар, ягъни ашау-эчү бәйрәме мәгънәсен белдерә (праздник разговения). Чыннан да, Аллаһы Тәгалә ай буе безне көндезге ризык һәм сулардан тыеп торганнан соң, бүген янә ризык капкаларын ачты. Шуңа күрә, бүген ураза көне түгел — ашау, кунакка йөрешү, сөенеч һәм шөкер итү көне. Ураза тотканда ризык-сулардан тыелып, сабырлык аша савап җыйсак, бүген ризыкланып һәм шуңа шөкер итеп савап казанабыз. Раббыбыз безләргә җәннәт ризыклары белән хозурланырга насыйп әйләсен. *Гаетләребез мөбарәк булсын!*🤲
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал