
🥞 *Җомга коймагы.*
ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ.
8️⃣8️⃣дәрес: сабыйларга рәхимле булу.
Әбү Һүрәйра сөйләвенчә: «Шушы ике колагым белән ишеттем, ике күзем илә күрдем: Аллаһының илчесе, оныгының кулларыннан тотты һәм аны үзенә тартты. Бала аяклары белән этенеп бабасының күкрәгенә кадәр менде. Шуннан соң ул аңа: “Авызыңны ач”, — диде. Тегесе авызын ачуга пәйгамбәр аны авызыннан үбәргә тотынды һәм: “Йә, Аллаһ, аны ярат. Мин аны яратам”, — диде» (имам Бохариның "Әдәб әлМөфрәд" китабыннан. 249 нчы хәдис).
Әлбәттә әти-әнинең балаларына булган ихлас мәхәббәтләрен күрсәтүләре, аларны кочаклап, үбеп, наз күрсәтүләре, аларның нәзек күңелләрен күтәрә, өлкәннәргә карата хөрмәт уята.
Аллаһының илчесе янына кемдер күкрәк баласын күтәреп килсә дә, ул аларны үз алдына утырта торган булган. Кайвакыт ул балалар аның өстенә сиеп тә куйганнар.
Бүген зур бер җитәкче кемнеңдер баласын яратам дип кулына алгач, тегесе аның затлы киемнәренә сиеп куйса, баланың ата-анасы бик кыен хәлдә калырлар иде. Ләкин, Аллаһының илчесе тыныч кына су китерүләрен сораган һәм нәҗестән котылу өчен киеменә шул суны сипкән.
Йә, Раббым, безгә чал чәч ияләрен зурларга, кечеләргә карата шәфкатьле булырга насыйп әйлә. 🤲