Мечеть АЛТАН
@id1655259630_biz
🥞 *Җомга коймагы.* ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 8️⃣2️⃣дәрес: *Нәсел-нәсәбеңне өйрәнү - туганлыкны ныгыта.* Пәйгамбәребез: *"Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта”,* - дигән (Тирмизи, Әхмәт, Хәким риваятьләре). Динебез янәшәңдә булган, күзең күргән, син белгән туганнарыңны тану гына түгел, буыннар арасындагы туганлыкны да сакларга чакыра. Һәр кешенең нәсел-нәсәбе бар. ✅*Нәсел* - синнән соң килүче балаларың, оныкларың, торыннарың... ✅*Нәсәбең* - ата-бабаңнарың. Син нинди нәселдән килдең, шәҗәрә агачың сине кайларга илтеп, кемнәр белән тоташтыра? Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр, нәсәп-шәҗәрәләр белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Әгәр борыңгыларың сиңа кирәк булмасалар, бала-оныкларыңа син дә кирәк булмассың. Тар һәм караңгы ләхетләрдә дога көтеп, тилмереп ятканда балаларың сине искә алсыннар, сиңа дога кылсыннар дисәң, бүген үз бабай-әбиләреңә дога кылу кирәк. Нәрсә чәчсәң, шуны урасың. Йә, Раббым, борыңгы әби-бабаларыбызның рухларына хәер-догаларыбызны өзүдән сакла. 🤲
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал