Культурный центр им. Я.Е.Емельянова
@id1655426200_gos
Фото Бүген Республика керәшеннәре Иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, хөрмәтле карендәшебез Людмила Даниловна Белоусованың туган көне💐 Людмила Даниловна - үз гомерен иҗтимагый, милли-мәдәни эшкә багышлаган һәм шул юлда зур уңышларга ирешкән шәхес! Аның халкына булган фидакарь хезмәте бәяләп бетергесез зур! Республикада гына түгел, аннан читтә дә Людмила Даниловнаны белмәгән керәшен кешесе юктыр. Чөнки ул һәр карендәшебезнең гамен, җанын тоеп, тарихыбызны, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне кадерләп, аны югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып яши! Үз иңнәренә замана йөген – халык өчен зур җаваплылык алып, керәшеннәрнең сүзен дөньяга ишеттергән кеше ул. 7 ел дәвамында «Керәшен сүзе», 10 ел дәвамында керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы редакторы, 19 ел буена Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Башкарма комитеты җитәкчесе, 6 ел инде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры. Аңа сокланмый, аның белән горурланмый мөмкин түгел! Җортыбызның җаны ул Людмила Даниловна! Безнең Җырчы Җәкәү җортына килгән һәр кунак илһамланып, рухланып, күңеленә ял алып кайтып китә! «Шулкадәр рәхәт сездә, үз өебездәге кебек, китәсе дә килми!» - диләр. Чөнки бу мәдәни үзәккә Людмила Даниловнаның бар күңел җылысы һәм чиксез зур тырышлыгы салынган! Хөрмәтле Людмила Даниловна! 🌷 Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын. Сезгә озын гомер, гаилә иминлеге, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр, сабырлык, гармония, эшегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итегез🙏💐
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал