Гимназия 155
@id1657026906_gos
Фото 23 апрель көнне туган тел һәм әдәбият атналыгы кысаларында гимназиябездә эшләп килүче Нурихан Фәттах исемендәге музейда экскурсия оештырылды. 📚Әлеге чарада 5В һәм 7А сыйныфы укучылары катнаштылар. 📚7 һәм 8 нче сыйныф укучылары Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - Нурихан Фәттахның тормыш юлы, иҗаты, шәхси тормышы, ирешкән уңышлары, танылган әсәрләре, бүләкләре турында сөйләделәр. 📖Нурихан Фәттах - татар әдәбиятында тарихи романнар жанрына нигез салучы язучы. Әдип үзенең танылган романнары - "Итил суы ака торур", "Сызгыра торган уклар", "Бала күңеле далада", "Сезнеңчә ничек?" кебек әсәрләре белән әдәбиятта якты эз калдырган. Укучылар әлеге мәгълүматларны кызыксынып тыңладылар. Экскурсия ахырында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал