📚 Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бүген гимназиядә укучылар өчен ТРның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, татар язучысы, шагыйре, әдәбият белгече Фарит Зәкиҗан улы Яхин белән очрашу булды.
✔️Фарит Зәкиҗан улы үз чыгышында Тукайның тормыш юлындагы төп чорлары турында сөйләде, шулай ук аның татар язучысы, журналист һәм җырчы Камил Мотыйгый белән шәхси һәм иҗади бәйләнешен яктыртты. Камил Мотыйгый бөек шагыйрьнең якын дусты һәм остазы булган.
🙋♀️ Үз чиратында укучылар да Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында чыгышлар әзерләделәр, кунакның хикәясен үз тикшеренүләре белән тулыландырдылар.
🎼 Традицион рәвештә, очрашу "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал