Гимназия 155
@id1657026906_gos
Фото 🌲 22 апрель көнне 2Г сыйныф укучылары Урман хуҗалыгы музеенда кунакта булды. Биредә алар республикабызның урман байлыгы тарихы белән якынрак танышты. Туган ягыбызда урманчылык инде берничә гасыр элек, ягъни Пётр I заманыннан ук дәүләт дәрәҗәсендә тернәкләнеп, үсеш алган икән. Музей директоры Илгиз Мәҗитович укучыларга йөз яшьлек агачлар, аларны саклауда зур хезмәт куйган атаклы урманчылар турында сөйләде, соңгы дистә еллар дәвамында җыелган кызыклы экспонатлар белән дә таныштырды. 🔸Урманнар — табигать сулышы, аларны сакларга, арттырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, гимназистлар кире уку йортына ашыкты. Күптән түгел, 25 апрель көнне Татарстан буенча агачлар утырту акциясе игълан ителде. Сезне дә бу күркәм эштә катнашырга чакырабыз!!!
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал