Гимназия 155
@id1657026906_gos
Фото ✨ Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан гимназиянең 7нче сыйныф укучылары өчен шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган әдәби викторина узды. Катнашучылар Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен, шулай ук тормыш юлының төп вакыйгаларын искә төшерделәр. Укучылар Тукай мирасын тирәнтен белүләрен генә түгел, ә милли мәдәниятнең аерылгысыз өлешенә әверелгән шагыйрь шәхесенә булган чын кызыксынуларын да күрсәттеләр. 🔸Көчле интеллектуаль көрәш нәтиҗәләре буенча 7В сыйныфы лаеклы рәвештә беренче урынны алды. Көмеш призер булып 7Г сыйныфы укучылары танылды, ә өченче урынны 7А һәм 7Д сыйныфлары вәкилләре бүлеште.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал