Гимназия 155
@id1657026906_gos
Фото Бүген, 29 апрельдә, гимназиядә татар теле атналыгы кысаларында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган викторина узды. Викторинада 9нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үз белемнәрен, тапкырлыкларын һәм Тукай иҗатына мәхәббәтләрен күрсәттеләр. Ярыш бик көчле, кызык һәм тыгыз шартларда узды. Һәр сыйныф үзенә хас әзерлек һәм рух белән чыгыш ясады. Нәтиҗәләр буенча, 9А сыйныфы беренче урынны яулады. Аннан бераз гына калышып, 9Б сыйныфы икенче урынны алды. Өченче урын исә 9В һәм 9Г сыйныфлары арасында тигез балл белән бүленде. Барлык сыйныфлар да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте һәм аермалар бик кечкенә булды. Гимназиябез укучыларын чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да татар теленә, Тукай мирасына мәхәббәт саклап яшәүләрен телибез.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал