Кичә гимназиядә Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукайлы табышмаклар» викторинасы узды, анда 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Викторина дүрт турдан торды: беренче турда 10 сорауның һәрберсенә өч вариант җавап арасыннан дөресен сайларга кирәк иде. Икенче тур — ачык җавап: 10 сорауга укучылар үзләре җавап язды. Өченче турда рәсемнәр буенча Тукайның биш әсәрен танып, исемнәрен язарга кирәк иде. Дүртенче турда биш шигырьдәге төшеп калган берәр сүзне искә төшереп язу соралды. Барлык командалар бик яхшы әзерләнгән, шуңа күрә нәтиҗәләр бик әйбәт булды — җыелган баллар бертигез диярлек, ә сыйныфлар бер-берсенә бик якын урыннарны яуладылар. Викторина укучыларның Тукай мирасына карата кызыксынуны һәм ихтирамны арттырды. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал