Гимназия 155
@id1657026906_gos
Фото Бүген, 29 апрель, Гимназиябездә Музей исемен йөртүче, Татарстанның халык язучысы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова белән бик кызыклы очрашу булды. 📍Зөләйха Камалова - журналист, шагыйрь, КФУ татар филологиясе һәм төрки телләр бүлеге магистры. 📝Очрашу 9Б, 9В, 10А, 10Б сыйныфлары арасында барды. Чараны Музеебыз җитәкчесе - Закирова З.Р. башлап җибәрде. Ул язучы Нурихан Фәттах турында кызыклы фактлар, эшчәнлеге, тормыш девизы турында сөйләде: укучыларыбызга туган телебезне яратырга, аны сакларга, телебездә сөйләшергә кирәклеген искәртеп китте. 📝Алга таба чараны Зөләйха Камалова үзе дәвам итте. Ул укучыларга Нурихан Фәттах, әдәбият дөньясы турында кызыклы викторина әзерләп килгән иде. Укучылар 4 командага бүленеп көч сынаштылар. Викторина ахырында укучылар Зөләйха Камаловага язучы турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. 📝Очрашуны йомгаклап Зөләйха Камалова музеебызда экскурсия тыңлады. 📚 Гомумән алганда, очрашу бик җылы, эчтәлекле атмосферада узды. Укучылар язучының иҗат юлы, аның әдәбият үсешенә керткән өлеше турында кызыклы фактлар белделәр. Бу очрашу укучылар өчен тарих белән танышу гына түгел, ә әдипнең васыятен аңлау мөмкинлеген дә бирде: Туган телне сакларга, Туган телдә сөйләшергә! Нурихан Фәттах безгә бай әдәби мирас кына калдырмаган, ул үз гомере белән милләткә, телгә хезмәт итү үрнәген күрсәткән.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал