Гимназия 155
🎭 20 май көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәният сараенда балалар һәм яшүсмерләр театрларының «Сәйяр» республика фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Бу әһәмиятле һәм мөһим вакыйгага Татарстанның барлык почмакларыннан иҗади коллективлар җыелды.
🔸Безнең гимназиянең «Алкыш» театры да (җитәкчесе Х.Х. Тухфатуллова) әлеге фестивальдә үзен сынатмады. Нәтиҗәдә, тырышлык бушка китмәде: «Алкыш» театры республика дәрәҗәсендәге ярышта өченче урынга лаек булды! Бу — бөтен гимназия өчен зур горурлык һәм безнең талантлы балаларның тагын бер зур казанышы.
Театр үз эченә сәнгатьнең берничә юнәлешен ала: җыр, сүз сәнгате, бию, иң мөһиме туган телебезне. Музыка бизәлешен әзерләгән Ярхамова Ф.Ф., биюне куючы Кыямова Р.Х., татар теле укытучылары Хәйруллина А.Г., Шакирова Р.Г., Назипова Г.С.га зур рәхмәтләребезне белдерәбез 💐 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал