МБОУ "Татарская гимназия №2 при КФУ"
🌟 «Казан бизәкләре» халыкара фестиваль-конкурсында зур җиңү! 🌟
10 октябрендә Казанда балалар һәм яшүсмерләр иҗатының «Казан бизәкләре» халыкара фестиваль-конкурсы узды.
«Сәйяр» хореография коллективы (җитәкчеләре Крылов Г. Г. һәм Крылова Е. М.) әлеге конкурста 1 дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды һәм «Халык традицияләрен саклаган өчен» махсус призын алды! 🏆
Коллективны һәм аның җитәкчеләрен ихлас котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм милли мәдәниятебезне саклауга багышланган эшегез өчен рәхмәт! Алга таба да яңа иҗади уңышлар телибез! 💫 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал