Без – Тукайлы халык! 🎉
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан гимназиябездә әдәби-музыкаль чара оештырылды 🎭📚
Чара барышында әдипнең «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», «Туган тел», «Туган авыл» һәм башка шигырьләреннән өзекләр, композиция, табышмаклар, җырлар тәкъдим ителде 🧚🎶🐐
Чара барышында Тукайның биографиясе, иҗаты турындагы белемнәр дә ныгытылды📖✨
Гимназиябездә Тукай иҗатына багышланган күргәзмәләр, сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр дә оештырылды🖼️🧑🏫🍂
Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле🌍💬
Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. 🤝🌟
Туган телебезне саклыйк, яклыйк! ❤️🗣️ Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал