М"
МБОУ "Гимназия №184 им.М.И.Махмутова" Советского района г.Казани
📚 Гимназиябездә бөек шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узды.
«Гасырлар аша шагыйрь тавышы» дип исемләнгән әдәби-мәдәни чара бөек шагыйрь, каһарман-патриот Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде.
Чараның төп максаты — укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, Муса Җәлил иҗатына кызыксыну уяту, аның тормыш юлын һәм батырлыгын тирәнрәк өйрәнү. Кичәдә мәктәп укучылары, укытучылар, түгәрәк җитәкчеләре катнашты.
✨ Әлеге чара кысаларында иң элек дүрт юнәлеш буенча иҗади бәйге үткәрелде.
Катнашучылар Муса Җәлил иҗатына багышлап ясалган рәсемнәр, кулдан әзерләнгән эшләнмәләрен, шигырьләр тәкъдим иттеләр. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерелгән күренешләр күрсәттеләр, аның сүзләренә язылган җырларын башкардылар.
Мәктәбебезнең һәр укучысы үзләренең бөтен мөмкинлекләрен, тырышлыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә дипломнар, актив катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерелде.
📚 В гимназии прошло мероприятие, посвященное 120летию со дня рождения великого поэта Муса Джалилю. Целью мероприятия было воспитание патриотизма, проявления интереса к творчеству великого поэта, изучение его жизни и героизма.
✨ Учащиеся рассказывали стихи поэта-героя, показывали инсценировки по его произведениям, исполнили песни. Так же представили рисунки и поделки.
✨В рамках мероприятия состоялось награждение участников конкурса, посвященное великому поэту.
#Гимназия184имМИМахмутова #Минпросвещения
#Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДвижениеПервыхРТ #ДвижениеПервыхКазань #Юнармия #ГодЗащитникаОтечества #ДобрыйТатарстан #ДобрыйСоветский #геройшагыйрь
#мусаҗәлил #поэтгерой #поэтмусаджалиль
#мусаҗәлилгә120ел #мусаджалилю120лет Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал