МБОУ «Гимназия №14» Авиастроительного района г.Казани
@id1661004430_gos
Фото 🎭 31 март көнне гимназия укучылары Кариев театрына барып, «Асылкош җыры» спектаклен карадылар. Театрга сәяхәт укучылар өчен истәлекле вакыйга булды. Спектакль тирән тәэсир калдырды: артистларның оста уены, музыкаль бизәлеш һәм эчтәлекле сюжет беркемне дә битараф калдырмады. Мондый чаралар укучыларны сәнгать дөньясына якынайта, аларның күзаллавын киңәйтә һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли. 🎭 Оештыручыларга һәм театр коллективына зур рәхмәт!
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал