МБОУ «Гимназия №14» Авиастроительного района г.Казани
23 апрель көнне 14нче Гимназиянең 2 «Д» сыйныфында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бик матур һәм эчтәлекле чара узды.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе үткәрелде.
Укучылар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның иҗаты белән якыннанрак таныштылар, кызыклы чыгышлар әзерләделәр. Чара барышында балаларның сәнгатькә, туган телгә һәм милли мәдәнияткә булган мәхәббәте ачык күренде. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал