Чуашстан татарлары - Татары Чувашии
🕯️ Өчбалтай авылында зур кайгы...
Бүген Өчбалтай авылында туып-үскән, махсус операциядә һәлак булган герой егетләребезне соңгы юлга озаттык.
Дусларны сайламыйлар, диләр. Ләкин бу икесе — офицер-лейтенант Раил Әмир улы Батанов һәм өлкән укчы ефрейтор Илвир Тәуфикъ улы Сейфутдинов — бер-берсен үзләре сайлаган: беренче сыйныфта, бер парта артында. Шуннан соң алар бергә үстеләр, бергә өлгерделәр дә, мобилизация башланганның беренче көненнән икесе бергә сугыш юлын үттеләр.
Язмыш аларны бер сәгатьтә үк алып китте. Бу — аларның дуслыгының иң тирән символы: алар бер-берсез яши алмас иде.
Безнең өчен алар барыбыз өчен дә якын һәм кадерле иделәр. Бу югалтуның ачысы бик тирән. Хәтердә алар гел елмаеп, шаярып торган малайлар булып калачак.
Раил, Илвир! Сез безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәксез. Яткан җирләрегез җиңел булсын, егетләребез...
Якыннарына сабырлык, көч һәм түземлек телибез.
🕊️ Мәңгелек хәтер...
Чуашстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәткә туганнары һәм якыннары исеменнән егетләребезнең мәетләрен тиз арада туган якка кайтаруда ярдәм иткәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез! Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегез өчен сезне әҗерләндерсен. Битараф калмавыгыз өчен зур рәхмәт! Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал