Интертат: иң популяр татарча медиа
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узачак Россия – АСЕАН саммиты кысаларында ун ике яклы очрашу үткәрәчәк.
Саммитта Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) барлык 11 иленнән делегацияләр катнашачак. Кремль материаллары буенча, Россия лидеры берләшмәгә керүче тугыз дәүләт вәкиле белән очрашачак.
Россия белән АСЕАН арасындагы партнерлыкның 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә узачак. Аның кысаларында 17 июньдә Россия – АСЕАН эшлекле форумы да була.
Интертат МАХта Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал