Интертат: иң популяр татарча медиа
Россия Президенты Владимир Путин Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) бишенче саммитында катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Саммит программасы бүген 18.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Россия лидеры исеменнән делегация башлыклары хөрмәтенә тантаналы кабул итүдән башлана. Башта Владимир Путин театр фойесында делегация җитәкчеләрен сәламләячәк, аннары концерт программасы һәм рәсми кабул итү уза.
Россия Президентының саммит кырларындагы беренче ике яклы очрашулары да бүген, 17 июньдә, үтәчәк. Төп чаралар исә иртәгә, 18 июньдә, Казан Экспо халыкара күргәзмә үзәгендә оештырыла.
Интертат МАХта Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал