Интертат: иң популяр татарча медиа
Җырчы Ришат Төхвәтуллинның Нурлаттагы концертында бик җылы вакыйга булган. Сәхнәгә, Ришатны ничек яратуы турында язылган плакат күтәреп, бер кечкенә кыз йөгереп менгән. Ришат, кечкенә тамашачысына үзенең микрофонын сузган. Микрофонны кулына алуга, кызчык аңа кушылып җырлый башлаган һәм сөенеченнән елап ук җибәргән.
Интертат МАХта Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал