Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
@kiziltan102
Видео Радий Хәбиров үткәргән оперативкада түбәндәге мөһим нәрсәләр турында сөйләштеләр: - ел саен үткәрелә торган “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе старт алды; - җиде ел эчендә табиблар 820 меңнән артык кабул итү уздырган. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы акцияне иң яхшы төбәк практикасы дип таныды; - Радий Хәбиров XXI гасыр бакча-шәһәрләрен булдыруны йөкләде; - үзәк урамнарда эре агачлар гына утыртылачак. “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында быел 4,5 меңнән артык эре агач һәм 62 мең башка үсенте утырту планлаштырыла; - студент отрядлары әгъзаларын җәлеп иткәндә предприятие җитәкчеләре страховка взносларын түләүдән азат ителергә мөмкин; - зур өмә 18 апрельдә булачак. Радий Хәбиров муниципалитетлар һәм предприятиеләр башлыкларына кешеләрнең анда катнашуын тәэмин итәргә һәм хезмәткәрләрне ике сәгатькә иртәрәк җибәрергә кушты; - Башкортстан Башлыгы федераль трассаларда чүп җыю торышын “ямьсез” дип атады һәм атна ахырына кадәр территорияләрне тәртипкә китерергә кушты; - Яр-Бишкадак авылы ягыннан Торатау тавы итәгенә юлны ремонтлауга 50 миллион сум акча бүленәчәк, әле ул бик начар хәлдә. - Уфада Пугачев урамын реконструкцияләүне быел төгәлләргә ниятлиләр; - Башкортстанда бүгенге көнгә 18 асфальт-бетон заводы эшли башлады; - чокырларны ямау буенча асфальт-бетон белән капланган юлларның 61 проценты санлаштырылган, 26 меңгә якын кимчелек ачыкланган, яртысын инде төзәткәннәр; - бакча ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга быел 150 миллион сум акча бүленгән. Уфа һәм Нефтекамадан тыш, бакча ширкәтләренә юллар тагын алты районда тәртипкә китереләчәк; - язгы ташу торышы тотрыклы: иң югары ноктасы үтте, торак йортларны су басу юк, елгаларда су биеклеге кими; - Радий Хәбиров Уфада йортсыз хайваннар өчен приют ачарга кушты; - Башкортстанның мәктәп укучылары — Русиядә иң яхшылар рәтендә. Өч укучы экология буенча Бөтенрусия олимпиадасы призерлары булды, тагын бишесе — җәмгыять белеме буенча; - Башкортстан Башлыгы Дагстанда су басудан зыян күрүчеләр өчен ярдәм җыюны оештырырга кушты. “Курск һәм Белгород өлкәләренә ничек ярдәм итсәк, монда да шулай ярдәм итәргә кирәк”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров; - Радий Хәбиров шәхси яңалыгы белән уртаклашты: аңа 1770 елдан башлап шәҗәрә бүләк иткәннәр, һәр буында 7-12 бала. Безгә шуңа ирешергә иде, – диде Радий Хәбиров.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал