Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Бүген иң уңышлы көн булачак!
Бүген, 19 апрельдә, бакчада эшләү өчен бу айда иң уңышлы көннәрнең берсе. Үсеп килүче Ай Үгезбозау йолдызлыгында булганда чәчү, күчереп утырту өчен уңышлы көннәр санала. Бу көннәрдә чәчкән, утырткан яшелчәләр мул уңыш бирәчәк, ди тәҗрибәле бакчачылар.
Шулай ук, 22-23 апрельдә, үсеп килүче Ай Кысла йолдызлыгында булганда, бакчада утырту эшләре өчен иң яхшы көннәр булачак.
19, 22, 23, 29, 30 апрельдә кыяр, ташкабак, базилик, иртә өлгерә торган помидор утырту өчен аеруча уңайлы көннәр. Помидор өчен соң инде, димәгез, соң чәчсәгез дә, үсентеләр тиз шытачак һәм тиз үсәчәк тә. Бу вакытта утырткан орлыклардан нык һәм чыдам үсентеләр үсә, яшелчәләр мул уңыш бирәчәк. Шулай ук, мартта утырткан помидор, борыч, баклажан үсентеләрен күчереп утыртырга була.🍅🫑🥦 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал