Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
✅Башкортстан ничек тавыш бирә?
✅Республикада сайлауларның беренче көне ахырына якынлаша. Төбәктә яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә бу мөһим вакыйгада актив катнашуы күзәтелә. Бу көнне чын бәйрәмгә әйләндерүчеләр дә бар.
👍Мәсәлән, Әлшәй районының Чуракай авылындагы 866нчы сайлау участогында сайлаучылар өчен кызыклы тематик фотозона әзерләгәннәр.
- Быел республикабызда "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде. Ә сайлауларга авыл халкы гадәттәгечә бөтен гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Тавыш бирерләр, аннары фотога төшәрләр дип уйладык. Кәеф тә күтәреләчәк, хәтер дә калачак, - ди сайлау комиссиясе рәисе Сервиназ Сәяхова. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал