Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

@kiziltan102
Фото 💢Башкортстан Башлыгы туган тел укытучылары белән очрашты 🖍9 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың яшь туган тел һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Вузара студентлар кампусы мәйданчыгында узган чарада төбәкнең 140 мәктәбеннән укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм югары уку йортларының профильле белгечлекләре студентлары катнашты. 🖍– Күпмилләтле республикабыз өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Ул барыннан да элек милли-мәдәни тәңгәллек төшенчәсе белән бәйле – безнең һәрберебезнең үзен ни дәрәҗәдә Русия җәмгыятенең бер өлеше итеп тоюы белән бәйле. Социологик сораштырулар күрсәткәнчә, Башкортстанда бу күрсәткеч 92 процентка җитә, бу милләтара мөнәсәбәтләр гармониясе турында сөйли, – диде Радий Хәбиров. – Шул ук вакытта төрле милләтләрнең туган телләрен өйрәнү мөмкинлеге дә югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ассызыклыйм, без бер яктан – Русия халкының бер өлеше. Ә икенче яктан – без үзебезнең үзенчәлегебезгә, милләтебезгә, тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә ия. Шуңа күрә Русия халыклары телләре көне безнең өчен бик мөһим.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал