Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan

@kiziltan102
Фото 💢Кем чистарак? 🦊Чисталыкның авыруларга каршы профилактика чарасы икәнен барыбыз да беләбез. Җанварлар да моны бездән ким белми! Сез йорт мәчесенең ничек юынуын, чистарынуын гына карап торыгыз. Этләр, янутлар, кондызлар, тиеннәр, күпчелек кошлар, чебеннәр, бал кортлары, тараканнар, кырмыскалар да үзләрен һәм яшь буынны чиста тоту турында чын мәгънәсендә даими кайгырталар. 🦉Җанварлар һәм кошлар үз ояларын, күпчелек очракта, пөхтә тоталар. Бурсык аеруча үзенең чисталыгы белән дан тота. 🐻Кыргый хайваннарга хирургия алымнары да таныш. Капкынга эләккән бүре һәм төлкеләрнең аякларын чәйнәп өзеп качып китү очраклары билгеле. Җәнлекләр тәннәренә кергән шырпыларны тешләре белән кысып, тартып чыгарырга да сәләтле. Кайбер очракларда алар зараланган урынны йомшак балчык белән каплап, аны катырып куялар. Бу бит – гипс салу! 🐜Галимнәр кырмыскаларның үзара тәпәләшүләрен һәм хәтта бер-берсенең аяк-кулларын өзеп ташлауларын күзәткәннәр. Моның сәбәбен башта галимнәр аңлый алмаган. Яхшылап күзәтә торгач, шул ачыкланган: алар бер-берсенең сәламәт аякларын өзмиләр, сынган аякны ампутациялиләр икән.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал