Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
📉 Башкортстан инфляция иң түбән булган Русия төбәкләренең өчлегенә керде 🇷🇺
📊 Сентябрь нәтиҗәләре буенча, республикада бәяләрнең еллык үсеше 5,2 процент тәшкил иткән, ә ил буенча бу күрсәткеч 6,35 процент булган. Әмма август белән чагыштырганда, инфляция бераз арткан: ул вакытта күрсәткеч 5,1 процент дәрәҗәсендә булган.
🛒 Бер ай эчендә товарлар һәм хезмәтләр уртача 0,4 процентка кыйммәтләнгән. Макарон һәм ярмаларның бәясе арткан. Моңа ташу чыгымнары һәм җитештерүче төбәкләрдә уңышның кимүе йогынты ясаган.
🎓 Шулай ук түләүле белем бирү хезмәтләре, чит илдә җитештерелгән электроника һәм чит илләргә сәяхәтләр кыйммәтләнгән. Техникага килгәндә, моның сәбәбе — дөнья күләмендә комплектлаучы өлешләр кытлыгы. Ә сәяхәтләрнең кыйммәтләнүе сумның зәгыйфьләнүе белән бәйле.
🥦 Ә менә сентябрьдә ашка сала торган яшелчәләр, алма һәм йөземнең бәясе төшүен дәвам иткән. 🍎 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал