КҮҢЕЛ РАДИОСЫ | РАДИО КУНЕЛ

@kunelradio
Видео Бүгенге «Маршрут: Авыл» тапшыруы безне Зәй районының Югары Шепкә авылына алып килде. Бу авылда балта остасы, сандык ясауның чын серләрен белгән Рәйхәт Сафиуллин яши. Аның куллары белән эшләнгән сандыклар Татарстанның төрле почмакларында яшь киленнәрнең бирнә сандыгы булып балкып тора. Әйдәгез, бергәләп аның остаханәсенә күз салыйк👨‍🔧 Рәйхат абыйның үз куллары белән тудырган сандыклары аның өчен бик кадерле. Әйтерсең, шушы сандык эченә бер гаилә тарихы гына түгел, ә бөтен татар халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге сыйган. Бер сандык ясау өчен ике атналап вакыт кирәк, ди ул. Оста әйтүенчә, агачның үз теле бар, аны аңлый белү — чын осталык. Сандыкны ачканда, аның эче көзге кебек шома, ә тышы гомер буе сакланырлык итеп, нәкыш белән бизәлгән булырга тиеш. Бирнәләрен сандыкка тутырып кияүгә киткән кызлар бәхетле була дигән ышану бар. Мондый күркәм йола бигрәк тә элеккеге заманнарда популяр иде. Шунысы сөендерә, соңгы елларда авылларда гына түгел, шәһәрдә дә булачак кәләшләр бу йолага кабат әйләнеп кайта башлаган. Рәйхәт Сафиуллинның хезмәте, осталыгы һәм гореф-гадәтләрне саклавы татар мәдәниятенең байлыгын чагылдыра. Рәйхәт абый ясаган сандыклар гади җиһаз гына түгел, ә гаилә хатирәләрен үзенә сыендырган, буыннан-буынга күчә торган мирас.‌ «Маршрут: Авыл» тапшыруының юлы дәвам итәчәк. Киләсе атнада да без сезне татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яшәүче талант ияләре белән таныштырырбыз⚒️
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал