😌Күңелең тыныч булу – зур бәхет, диләр.
🎧Кәһф сүрәсе. Бик матур укый, рәхим итеп тыңлагыз. Күңелләрегез тынычланыр ин шә Аллаһ.
🏃♂️Бүгенге заманның бәласе көн дә каядыр ашыгу, кабалану, баш тулы мәгълүмат, икеләнү, ярышу, артта калмаска тырышу, билгеле, кешенең тынычлыгына киртә куя.
Күңел тынычлыгына һәрберебезнең ия буласы килә, әмма аңа омтылу юлларыбыз төрле: кемдер аны байлыктан, кемдер дан-дәрәҗәдән эзли.
Ә динебез күңел тынычлыгына чын дәрәҗәдә ирешүнең бердәнбер юлы - 🤲Аллаһка мөрәҗәгать итүдә дип өйрәтә.
Безнең күңелдә нәрсә икәнен белүче бердәнбер зат – ул Аллаһ. Чөнки күңелне-рухны барлыкка китерүче дә ул бит.
📖 Коръәндә бу турыда: “Күңелләр Аллаһны искә алганда тынычлана” диелгән.
(13 сүрә, 28 аят)
#коран #джума #кахф #кэхф #кәһф #кәһфсүрәсе #җомга #пятница #алькахф #القرآن #الكهف
Языл:➡️ВК https://vk.ru/club236052240
➡️МАХ https://max.ru/mechet_eniler