Әниләр мәчете 🕌
@mechet_eniler
Фото 🌳Җәннәтнең 8 ишеге🚪бар 1️⃣Намаз ишеге — намазны калдырмаучылар өчен. 2️⃣Җиһад ишеге — Аллаһ юлында тырышлык куючылар өчен. 3️⃣Ураза ишеге — ихлас күңел белән ураза тотучылар өчен. 4️⃣Сәдака ишеге — мохтаҗларга ярдәм итүчеләр, сәдака бирүчеләр өчен. 5️⃣Уң ишек— бу ишектән хисапсыз сорау алусыз Җәннәткә керүчеләр керәчәк. 6️⃣Гафу ишеге— кешеләрне гафу итә белгән һәм ачуын тыя алганнар өчен. 7️⃣Хаҗ ишеге— кабул ителгән хаҗ кылучылар өчен. 8️⃣Тәүбә ишеге. 📌Пәйгамбәребез ﷺ бер бик мөһим доганы искә ала: "Кем дә кем тиешенчә тәһәрәт алса, аннары: 'Әшһәдү әл-ләә иләәһә илләллааһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһ, вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү вә рәсүлүһ' дип әйтсә, аның өчен Җәннәтнең 8 ишеге дә ачылыр һәм ул теләгәненнән керер"🤲🏻 🕌Әниләр мәчете. Языл:➡️https://max.ru/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал