Әниләр мәчете 🕌

@mechet_eniler
Видео 🕌Җомганы дөрес үткәрик ✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән. ✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребезгә ﷺ салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд). ✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана. Җомга көне мөбарәк булсын! Кылган догалар, укылган намазалар, әйтелгән салаватлар вә зикерләр, бирелгән сәдакалар кабул булсын!🤲🏻 #җомга #дога #мәчет 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал