Әниләр мәчете 🕌
@mechet_eniler
Видео «Иртәнге намазның ике рәкәгать сөннәте бөтен дөньядан һәм андагы һәр нәрсәдән хәерлерәк» 📈Бу сүзләр белән Пәйгамбәребез ﷺ иртәнге намаз сөннәтенең дәрәҗәсен күрсәтә. Дөньядагы барлык мал-дөнья, байлык💰, затлы әйберләр, хәтта бөтен Җир шары🌎 да бу ике рәкәгать намаз янында берни дә түгел. ⏰Ул фарыз намазга кадәр укыла. Пәйгамбәребез ﷺ иртәнге намазның сөннәтен һәрвакыт, хәтта сәфәрдә дә, калдырмаган. 📿Беренче рәкәгатьтә: Фатихадан соң «Кәфирун» сүрәсе (109) Икенче рәкәгатьтә: Фатихадан соң «Ихлас» сүрәсе (112) укысаң хәерле. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал