Әниләр мәчете 🕌

@mechet_eniler
Видео ✍️ Аятел-Курси – Коръән Кәримнең иң олы аяте. Аның фазыйләтләре: ✅Коръәннең иң олы аяте: Пәйгамбәребез ﷺ сәхабә Өбәй ибн Кәгъбтан: "Әй Әбел-Мунзир! Аллаһ китабындагы аятләрнең кайсысы иң олысы икәнен беләсеңме?" – дип сорады. Өбәй: "Аллаһу ләә иләһә илләә һүвәл-Хәййүл-Кайюүм" – диде. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ аның күкрәгенә кагып: "Белемең сиңа насыйп булсын, Әбел-Мунзир!" – диде. ✅Шайтаннардан саклау: Пәйгамбәребез ﷺ : "Йокларга ятканда Әл-Курси аятен укысаң, таң атканчы Аллаһ тарафыннан бер сакчы сине саклар һәм бер шайтан сиңа якын килә алмас" – диде. ✅Җәннәткә керү сәбәбе: Расулуллаһ ﷺ әйтте: "Кемдер фарыз намазның артыннан Әл-Курси аятен укыса, аның Җәннәткә керүенә үлемнән башка бернәрсә дә киртә була алмас". 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал