Әниләр мәчете 🕌

@mechet_eniler
Видео 🤲🏻Йә, Раббыбыз Аллаһ! Һәрберебезнең белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын, хата-кимчелекләрен, ялгышлыкларын Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу кыл! 🤲🏻Һәрбарчабызга да исәнлек-саулык, тулы иман, бәрәкәтле мул тормышлар насыйп ит! 🤲🏻Йә, Раббыбыз Аллаһ! Иманлы булып фани дөньядан бакыйлыкка күчкән газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, кыз һәм ир туганнарыбызның, барча мөэмин-мөселман кардәшләребезнең гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп рухларын шатландыр. Йә, Раббыбыз Аллаһ! Аларның каберләрен нурланлырып, хисапларын җиңеләйт, аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән буларга насыйп ит! #җомга ➡️ Якыннарыңа җибәр. 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал