Әниләр мәчете 🕌

@mechet_eniler
Фото ⚖️Мизанда безнең кайсы гамәлләребез авыррак булачак? Кыямәт көнне үлчәүнең уң ягын басырлык иң кыйммәтле гамәл нинди булыр икән? Күпчелек моны күпләп укылган нәфел гыйбадәтләр яки зур күләмдә бирелгән садакалар дип уйлыйлар. Ләкин сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм безгә бөтенләй башка хакыйкатьне ача: «Кыямәт көнендә мөэминнең гамәлләр үлчәвендә әхлактан да авыррак нәрсә булмас Чыннан да, Аллаһы Тәгалә яман сүзле һәм әдәпсез кешеләрне үз итми, аларны сөйми». Бу хәдис безгә бик зур дәрес бирә. Күркәм әхлак – кешенең дөньядагы бизәге генә түгел, ул аның ахирәттәге байлыгы да. ➡️Якыннарыңа җибәр! 🕌Әниләр мәчете. Языл: ВК https://vk.ru/club236052240 МАХ https://max.ru/mechet_eniler ТГ https://t.me/mechet_eniler
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал